Синоптиклар Татарстанда томан булачагы турында кисәтте
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар фаразы буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төнлә термометр баганасы -3..-8 градус, аязган вакытта -13 градуска кадәр төшә. Көндез +1дән +6 градуска кадәр җылы булачак.