Төмәндә төбәкчеләр форумы тыелды: татарда үзаң көчәюдән куркумы?
23-24 апрель Төмәндә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең төбәкара форумы узарга тиеш иде. Төмән өлкәсе җитәкчелеге аны тыйган, рәсми сәбәбе – пандемия. Шул ук вакытта Төмәндә мәдәни чаралар киңрәк форматта да уза, читтән килүче сәнгать әһелләренә дә чикләүләр юк, концертлар да булып тора.