Россия туристлары өчен тагын бер ил чикләрен ача
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Кипр хакимияте Россия туристлары өчен чикләрен ача. Утрауда ял итү өчен аларга ковидка тискәре анализ нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк булачак.
«Ковидка тискәре тест нәтиҗәсе булган, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәгән туристлар Кипрда карантинда булмаячак», — дип гарантияли Кипрның Туризм министрлыгы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
12 яшькә кадәрге балалар ковидка тест ясатырга тиеш түгел, дип ачыклык кертелә министрлык хәбәрендә.