Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларга әзерлек башлады
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе республиканың 65 территориаль сайлау комиссиясе рәисләре һәм секретарьларына белем бирү семинары үткәрде.
Шулай итеп Татарстан сайлау системасының кадрлар составын әзерләү буенча масштаблы программасы башланып китте. Сайлау системасының кадрлар составына 22 меңгә якын кеше керә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, төп бурыч — республика сайлау системасының үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын тәэмин итү.
«Сайлау системасының цифрлы сервислары җыелмасы киңәйтелә, сайлау процессларында катнашучы кешеләрнең ачыклыгына, профессиональлегенә карата таләпләр арта. Укыту программасы елдан-ел масштаблырак була бара», - диде Кондратьев.
Белем бирү программасы сайлау процессының барлык - кандидатларны теркәүдән башлап тавышларны санауга кадәр булган этапларын үз эченә ала. Озакламый округ семинарлары, селектор киңәшмәләре һәм лекцияләр онлайн-форматта, шул исәптән «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы платформасында да узачак.
VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар бердәм тавыш бирү көнендә 2021 елның 19 сентябрендә узарга тиеш.