Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланды
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.
Коронавирустан ике ир-ат (1940 һәм 1952 елларда туган) һәм өч хатын-кыз (1942, 1947 һәм 1951 елларда туган) вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле ковид инфекциясеннән 407 үлем очрагы расланган.