Татарстанда су басу куркынычы янаган авылларны атадылар
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында су басу куркынычы янаган авылларны атадылар. Минзәлә, Тукай һәм Актаныш районы вәкилләре видеоконференция аша районнардагы вазгыять турында сөйләде. «Җәмәк, Наратлы-Кичү, Исәнгөл авылларына су басу яный. Суүткәргечләрнең йөз сиксәне чистартылган, йөзен чистартасы калды», — диде Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев. Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игтисамов хәбәр итүенчә, Зур Шилнә авылына су басу куркынычы яный. «Бу авылның 34 торак йорты су басу мөмкин булган зонага керә. Көзен елганы куаклардан чистарту эшләре алып барылды», — диде ул. Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Гарипов сүзләренчә, районның Аеш, Яңа Байсар, Аккүз авыллары янындагы Сөн һәм Биҗады елгаларында су ташу куркынычы бар, әмма әлеге елгаларны контрольдә тотабыз», — диде ул.