123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

«Саләти нәрия догасы» — теләк-максатка ирешү өчен дога

0

Саләти нәрия догасы —  пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ( صلى الله عليه وسلم салләллаһү гәләйһи вәсәлләм) укыла торган салаватның бер төре. Имам Куртуби китабыннан алынган диелә. Халыкта бу салаватны укып...

Сообщение «Саләти нәрия догасы» — теләк-максатка ирешү өчен дога появились сначала на Игелек.ру.

Саләти нәрия догасы —  пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ( صلى الله عليه وسلم салләллаһү гәләйһи вәсәлләм) укыла торган салаватның бер төре. Имам Куртуби китабыннан алынган диелә. Халыкта бу салаватны укып Аллаһтан сорасаң, ихтыяҗың кабул була дигән ышану киң таралган.

Салатул нария догасын укыганнан соң авыр хәлдән чыккан кешеләр чыннан да бар. Берәр төрле хәерле, шәригать тарафыннан тыелмаган, теләк-максатларга ирешү, бәла-казадан котылу өчен, һәм шулай ук авыру кешегә багышлап укыганда 4444 тапкыр укырга кирәк диелә. Берничә кеше бергә җыелып бүлешеп укый ала дип тә язалар.

Шулай итеп, ничек тә булса кирәкле санны тутыргач, чын күңел белән багышлап, Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылына. Багышлауның аерым бер догасы юк, ниятеңнең ихлас булуы кирәк.

Безнең бу дөньяга килүебез генә түгел, китүебез дә Аллаһы Тәгаләдән. Ләкин Раббыбыз Аллаһ: «Сакланганны саклармын, сораганга бирермен» — дигән.

Имам Мөхәммәд Сануси: «Кем бу салаватны көн саен 11 мәртәбә укый, шул күктән яңгыр яуган, җирдән үсемлекләр шытып чыккан кебек үзенең насыйп өлешен алыр», — дигән.

«Сәлати нәрия догасы» шушы була:

اَللَّهُمَّ صَلِّ صلاةً كَامِلَةً وَسَلِّمْ سَلاَمًا تَامًّا عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ الَّذِي تَنْحَلُّ بِهِ الْعُقَدُ وَتَنْفَرِجُ بِهِ الْكُرَبُ وَتُقْضَى بِهِ الْحَوَائِجُ وَتُنَالُ بِهِ الرَّغَائِبُ وَحُسْنُ الْخَوَاتِمِ وَيُسْتَسْقَى الْغَمَامُ بِوَجْهِهِ الْكَرِيمِ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ فِي كُلِّ لَمْحَةٍ وَنَفَسٍ بِعَدَدِ كُلِّ مَعْــلُومٍ لَك

«Әллааһүммә салли саләтәң кәмиләтән үә сәллим. Сәләмәң тәәммән гәләә сәййидинә Мүхәммәдинил-ләзии тәнхәллү биһил гүкадү үә тәңфәриҗү биһил-күрабү үә түкъда биһил хәүәәәиҗү үә түнәәлү биһир рагааибү үә хүснүл хаүәәтими үә йүстәскал гамәәмү биүәҗеһиһил-кәрииим. Үә галәә әәлиһи үә сахбиһи фии күлли ләмхәтин үә нәфәсин бигәдәди күлли мәглүмилләк».

Хәрефләрне дөрес итеп әйтеп укырга тырышырга кирәк. Моның өчен тыңлап өйрәнергә түбәндәге аудионы кабыза аласыз.

Мәгънәсе: «Аллаһым!  Ирештер Үзеңнең рәхмәтеңне, сәламеңне сөекле расулебез Мөхәммәдкә. Аның хөрмәтенә авырлыктан чыгу юллары ачыла, кайгы-хәсрәтләр юкка чыгалар, ихтыяҗлар канәгатьләндерелә, теләкләр чынга аша, игелекле эшләр хәере белән төгәлләнә һәм күктән яңгырлар ява. Аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә Үзеңнең сәламеңне, рәхмәтеңне бир. Һәр сулышыбыз, һәр мизгел саен, Үзең генә белгән микъдарда күп итеп ирештер». 

***

Ирек мәйданы газетасыннан:

«Улымны дога гына коткарды»

Кияүгә соң чыктым. 38 яшемдә генә гаиләле булсам да, барысын да күрергә өлгердем, шөкер, ике бала тәрбияләп үстердем, оныклар сөяргә дә насыйп булды, ир хыянәтен дә кичердем. Иремне яманлап сөйлисем килми. Ул инде күптән гүр иясе, урыны җәннәттә булсын. Дога көче турында сөйләргә телим.

Әбиебез дини кеше иде. Ул төрле догалар өйрәтеп калдырды. Тормыш үз җаена барганда, олы улым авырып китте. Ул — укытучы. Өйгә кайткач, кинәт хәле начарланган, һава җитми башлаган, куллары оеган кебек булган. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Улымны хастаханәгә алып киткәннәр. Инсульт бәргән икән.

Әзмәвердәй улым да аяктан калырмы икәнни дип, көн-төн еладым. Балама катлаулы операция кирәк, диделәр.   Бертуктамый Аллаһтан улыма сәламәтлек сорадым, әби өйрәткән догаларны кабатлап йөрдем. Ана догасы балага каршылыксыз ирешә, дип ишеткәнем бар. Шуңа да өметемне өзмәдем.

Шул вакыт кулыма бер китапмы, журналмы килеп керде. Анда авырганда укыла торган “Саләти нәрия” догасы өйрәтелгән иде. Шифасы булсын өчен, аны 4444 тапкыр укырга кирәк икән. Аннары авырган кешегә сәламәтлек сорап, чын күңелдән багышларга. Берничә кеше бүлеп укысаң да ярый диелгән. Киленем, кызым, үзем шул доганы бер атна дигәндә укып бетердек.  

Улыма катлаулы операция ясадылар. Шөкер, барысы да уңышлы узды. Табиблар баламның савыгуын могҗизага тиңләде. Элекке кебек йөгереп йөрмәсә дә, машина йөртә, кайтып, печәнемне дә чабып китә. Бу хәлләрдән соң намазга бастым. Тормышта бернәрсә дә юктан килеп чыкмый, кайчак туры юлга керү өчен сынаулар аша узарга кирәк.   Яшел Үзәннән газета укучыгыз…

Саләти нәрия догасы уйлап чыгарылган дога диючеләргә…

Соңгы арада еш кына — саләти нәрия догасы уйлап чыгарылган дога, аны укырга ярамый бидгать (дингә яңалык кертү була) дигән сүзләр күренә. Әйе, бу хакта хәдисләр юк, ләкин бу доганы кылу шәригатькә каршы килми.  Дога кылу — намаз, ураза тәртипләре кебек катгый билгеләнмәгән. Дога ул Аллаһтан сорау, ә сорау ирекле — кем ни тели шуны сорый ала (билгеле шәригатька каршы килмәгән нәрсәне). Аллаһы Тәгалә сораганны ярата.

Саләти нәрия уйлап чыгарылган дога дип кешене дога кылудан мәхрүм итү дөрес түгел… Дога ул, билгеле, Коръән аяте кебек үзгәрешсез түгел, аны үз ихтыяҗыңа туры китереп, сүзләрен үзеңнән уйлап әйтеп кыласың.

Дога кылу бидгать (дингә яңалык кертү) була алмый. Дога кылу, салават уку әле ул Коръәндә Аллаһ тарафыннан безгә әмер ителгән.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Аллаһ Үзе вә фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56

Ә саләти нәрия догасы пәйгамбәребезгә салават.

«Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез булыр!» дигән расүлебез үзе дә.

Билгеле пәйгамбәребез безгә әйтеп калдырды нинди салават уку яхшы дип, ләкин ул башка төрлене укымагыз дип әйтмәде, тыймады. Һәм моннан чыгып әлеге саләти нәрия догасын укуны начар эш дип әйтеп булмый. Салаватлар алар күп төрле. Әле хәдис тә бар пәйгамбәребез үзе бер сукырга салават әйтеп дога кылырга кушкан һәм теге кеше яңадан күрә башлаган.

Бу доганы укудан тыючыларга әйтәсе килә: коткы таратып, кешенең күңеленә шик кертеп, аны дога кылудан да мәхрүм итеп соңгы өметен өзәргә кирәкми. Салаватлар уку, догалар кылу начар гамәл була алмый ул…

Сообщение «Саләти нәрия догасы» — теләк-максатка ирешү өчен дога появились сначала на Игелек.ру.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: объем промышленности в Москве за год вырос в два раза


Спорт в России и мире
Москва

Сотрудник ОМОН «Крепость» стал бронзовым призером на соревнованиях Центрального округа Росгвардии по боксу


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

«Не хочется ни от кого зависеть». Елена Рыбакина поставила новую цель


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московская железная дорога присоединилась к экоакции





Путин в России и мире
Москва

Площадь трех вокзалов в Москве переименуют


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске открывается ВНС: что будет




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленскому предложили не ограничиваться Бандерой и захоронить на капище под Киевом молекулы Гитлера


Навальный в России и мире
Москва

Патриарх Кирилл запретил в служении священника, проводившего панихиду по Алексею Навальному



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Моргенштерн

Моргенштерну* не нужны деньги? Рэпер рассказал о своем отношении к богатству



Москва

Троллейбусному предприятию в Химках исполнилось 27 лет

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net