123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Кәнзүл-гареш догасы – хәзинәгә тиң дога

0

«Кәнзүл-гареш» күк-тәхетнең хәзинәсе дигәнне аңлата. Исеменнән үк күренгәнчә, бу – бик әһәмиятле, хәзинәгә тиң дога. Риваятьтер ки, рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм янына бервакыт Җәбраил галәйһиссәлам килә...

Сообщение Кәнзүл-гареш догасы – хәзинәгә тиң дога появились сначала на Игелек.ру.

«Кәнзүл-гареш» күк-тәхетнең хәзинәсе дигәнне аңлата. Исеменнән үк күренгәнчә, бу – бик әһәмиятле, хәзинәгә тиң дога.

Риваятьтер ки, рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм янына бервакыт Җәбраил галәйһиссәлам килә һәм болай ди: «Йә Мөхәммәд, Аллаһы Тәгалә Сиңа сәлам әйтте һәм «Кәнзүл-гареш» догасын Сиңа бүләк итеп җибәрде. Сиңа кадәрге пәйгамбәрләргә бирмәде. Өммәтеңнән һәркем «Кәнзүл-гареш» догасын иман илә үзе белән йөртсә, аңа һәртөрле ерткыч җанварлар зыян китерә алмас. Кем дә булса «Кәнзүл-гареш» догасын ихтирам илә укыса һәм үзе белән йөртсә, Рәсүл Әкрамны төшендә күрер».

Хәсән Басри хәзрәтләре риваяте: «Кәнзүл-гареш» догасы кыйммәтле дога – Хак Тәгаләнең олуг исемнәредер».
Кем дә булса «Кәнзүл-гареш» догасын гомерендә бер тапкыр укыса, Аллаһы Тәгалә дөньяда һәм ахирәттә ул колының бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерер.

«Кәнзүл-гареш» догасының хикмәте һәм фазыйләте бик күптер.

Кәнзүл-гареш догасы — хәзинәгә тиң дога.

Мәгънәсе: Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы исеме белән.

Аллаһыдан башка бернинди илаһи зат юк, Аллаһыдан башка бернинди илаһи зат юк.

Ачык, хак падишаһ булучы Аллаһыдан башка бернинди илаһи зат юк.

Хөкем иясе, гадел һәм таянычлы Аллаһыдан башка бернинди илаһи зат юк.

Безнең Раббыбыз һәм әүвәлге ата-бабаларыбызның Раббысы, Синнән башка бернинди илаһи зат юк.

Син барча кимчелекләрдән пакь, ә мин үз-үзен кыерсытучы залимнәрдән булдым. Аллаһыдан башка бернинди илаһи зат юк, Ул бердер, Аңа тиңдәш юк, Аның кулында падишаһлык, Ул гына барча мактауларга лаек. Ул гына тереклек бирә һәм үтерә. Ул мәңге яшәүче, беркайчан да үлмәс, бөтен хәерле булган нәрсә Аның кулында, соңгы кайту урыны Аның каршына һәм Ул һәрнәрсәне эшләргә кодрәтле. Без Аның Үзеннән ярдәм сорыйбыз, биек һәм бөек Аллаһыда гына көч һәм куәт. Аллаһыдан башка илаһи зат юк, нигъмәтләре өчен Аңа шөкер кылабыз. Аның Раббы икәнен тәсдикълап, Аллаһыдан башка илаһи зат юк.

Аллаһы Үзенең бөеклеге белән барча кимчелекле сыйфатлардан пакь.

Әй, Раббым Аллаһы, Җәбраил галәйһиссәламнең канаты өстенә язылган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Микаил галәйһиссәламнең канаты өстенә язылган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Исрафил галәйһиссәламнең маңгае өстенә язылган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Синнән сорыйм Газраил галәйһиссәламнең кулы өстенә язылган исемеңнең хакы-хөрмәтенә.

Әй, Раббым Аллаһы, Үзең атаган Мөнкәр вә Нәкир исемнәре хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, исемеңнең һәм колларыңның серләренең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Ислам диненең камилләшүен тәмам иткән исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Җәннәттән куылганнан соң Адәм галәйһиссәламгә иңдерелгән, шуның белән ул Сиңа ялварган һәм Син аның догасын кабул иткән исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй Раббым Аллаһы, Шис галәйһиссәлам Сиңа ялварган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Гареш фәрештәләренә куәт бирә торган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Тәүратта, Инҗилдә, Зәбурда һәм Фурканда (Коръәннең башка исеме) язылган исемнәреңнең Синең каршыңдагы хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, колларыңа рәхмәтеңне тулысынча ирештер дип, исемнәреңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Синең камил Каләмеңнең (сүзеңнең) хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Ибраһим галәйһиссәлам дога кылып ялварганнан соң, Син аның өчен утны салкынлык һәм тынычлык бакчасына әйләндергән исемеңнең Синең каршыңдагы хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Исмәгыйль галәйһиссәлам дога кылганнан соң. Син аны чалынудан коткарган исемеңнең Синең каршыңдагы хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Исхак галәйһиссәлам дога кылып, Сиңа ялварганнан соң, Син аның хаҗәтен үтәгән исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Һуд галәйһиссәлам дога кылып, Сиңа ялварган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Ягъкуб галәйһиссәлам дога кылып, Син аның күзләренең нурын (күрү сәләтен) һәм баласы Йосыф галәйһиссәламне кайтарган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Давыд галәйһиссәлам дога кылганнан соң. Син аны җир йөзендә хәлифә иткән һәм тимерне аның кулында эреткән исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Сөләйман галәйһиссәлам дога кылганнан соң, Син аңа җир йөзендә падишаһлык биргән исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Әюб голәйһиссәлам дога кылганнан сон, Син анын эчендә булган кайгыдан аны коткарган исеменнән хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Мәрьям улы Гайсә галәйһиссәлам дога кылганнан соң, Син аның өчен үлгәннәрне терелткән исеменнен хакы хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй Раббым Аллаһы, Муса галәйһиссәлам Тур тавында Синең белән сөйләшкәндә, Сиңа дога кылган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Фиргавен хатыны Асия, Сиңа дога кылганнан соң, Син аны җәннәт белән нигъмәтләгән исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Исраил балалары диңгез аша чыкканда Сиңа дога кылган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, су өстендә барган вакытында Хозыр галәйһиссәлам дога кылган исеменнен хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Әй, Раббым Аллаһы, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм җиңү көнендә Сиңа дога кылганнан соң. Син аны коткарган исемеңнең хакы-хөрмәтенә Синнән сорыйм.

Йә Раббым! Чынлыкта, Син юмартлык һәм бөеклек Иясе. Безгә Аллаһы җитә һәм Ул -иң хуш таяныч. Биек һәм бөек Аллаһыдан башка бүтән затта көч һәм куәттә юк. Әфәндебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның әһеленә һәм сәхабәләренә Аллаһы Тәгаләнең салаваты һәм сәламе булсын.

(Доганың соңында Аллаһыдан теләгән нәрсәбезне, үтенечебезне сорыйбыз һәм Амин әйтеп битләрне сыпырабыз. Гарәпчә укый белмәсәгез, татарча мәгънәсен булса да укып сорагыз).

Сообщение Кәнзүл-гареш догасы – хәзинәгә тиң дога появились сначала на Игелек.ру.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин рассказал, как Москва помогает производителям оборудования


Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Битые корты: Медведев и Александрова вышли в четвертьфинал Miami Open


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Олег Матвиенко принял участие в совещании Федерального агентства лесного хозяйства в Москве





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Людвиг ван Бетховен

Торжественная месса Бетховена прозвучит в Мариинском в день 200-летия со дня первого исполнения



Москва

В Вешкайме загорелся склад с готовой продукцией местной птицефабрики

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net