Эдуард Латыйпов дөнья кубогының финал этабында көмеш медаль алды
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Башкортстан данын яклаучы спортчы Эдуард Латыйпов Швециянең Эстерсунд шәһәрендә биатлон буенча дөнья кубогы этабында масс-старт ярышында икенче урын алды. Бүген спортчыга 27 яшь тулды. Масс-стартта француз Симон Дестье беренче урынны, норвегияле Йоханнес Бе өченче урын алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Эстерсундта масс-старт — халыкара биатлон сезонының соңгы ярышы. Йоханнес Бе янә «Зур бәллүр глобус»ка ия булган.