Түбән Камада «Нәүрүз» бәйрәме була
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Якшәмбе, 21 март көнне Түбән Камада «Нәүрүз» бәйрәме була.
Күп гасырлык тарихы булган бәйрәм Халык иҗаты йорты янында узачак. Бәйрәмдә Түбән Каманың милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре, шәһәрнең бию коллективлары һәм җырчылар катнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Бәйрәм кунакларын зур мәдәни-күңел ачу программасы, Халыклар дуслыгы йорты җәмгыятьләре вәкилләре әзерләгән милли ризыклар көтә.
Бәйрәм программасы иртәнге сәгать унда башлана.