Пермь краенда башкорт теленең «төнья-көнбатыш диалектындагы» якшәмбе мәктәбе ачылды
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Пермь өлкәсенең Елпачиха урта мәктәбе базасында башкорт телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачылды. Биредә «телнең төньяк-көнбатыш диалектын, тарихын һәм мәдәниятен» өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә « Башинформ » агентлыгы. Башкорт тарихчылары җанисәп алдыннан «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дигән терминны актив кулланышка кертте. Татарстан тарихчылары һәм лингвистлары моның татар теленең диалекты булуын гына, чынлыкта бу диалектта сөйләшүчеләрнең чын татарлар булуын әйтә. Бөтендөнья башкорт корылтае якшәмбе мәктәбенә мультимедиа җиһазларын тапшырган. Укулар «Башкорт теле — башкорт иле» якшәмбе мәдәни-тарихи мәктәбе проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган. Тел, мәдәният һәм тарихтан тыш, балаларны курайда һәм кубызда уйнарга өйрәтәләр. Проектны Башкортстанның Рәми Гарипов исемендәге 1нче мәктәп-интернаты республика башлыгы гранты акчасына гамәлгә ашыра. «Аның ярдәмендә укытучылар һәм башка идея илһамчылары Башкортстан халыкларының дәүләт телләрен саклый һәм үстерә», диелә бу хәбәрдә. Шулай ук якшәмбе башкорт мәктәбе 2020 елның октябреннән башлап Тукай исемендәге Барда гимназиясе базасында эшли. Анда 30 бала шөгыльләнә. Укытучылар Тәтешле районыннан килә. Аларның «Туган тел — халык күңеле» проекты Башкортстан башлыгы грантын отты. Проектта Магнитогорск, Миасс шәһәрләрендә, Чиләбе өлкәсенең Кызыл авылында, Оренбург өлкәсенең Куандык һәм Орск шәһәрләрендә, Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә, Чаллыда һәм Сургутта башкорт якшәмбе мәктәпләрен ачу каралган, диелә бу хәбәрдә.