Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 мартта, Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана.
Республикада аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, аннары юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Юлларда янә бозлавык хасил булачак.
Төнлә һава температурасы -5…-10 градус була. Көндез +1…-4 градуска кадәр җылыта.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Татарстанда +5 градуска кадәр җылыта .