Россиядә баласын югары уку йортына кертергә теләүчеләр саны ике тапкыр кимегән
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Соңгы ун елда Россиядә балаларын югары уку йортына кертергә теләүче ата-аналар саны ике тапкыр кимегән. Сораштыруда катнашучыларның 43 проценты баласының белем алуны дәвам итү нияте булуы турында хәбәр иткән. Бер ел элек ата-аналарның 48 проценты, ә 2010 елда 80 проценты шундый планнары турында әйткән булган. Бу турыда Superjob эш эзләү буенча сервис сораштыруларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Респондетларның һәр бишенчесе чыгарылыш укучысының көллияткә укырга керергә җыенуы, ә һәр дүртенчесе үсмернең укуны дәвам итү турында уйлап бетермәве турында сөйләгән. Ата-аналарның ике проценты баласы мәктәпне тәмамлагач, эшкә урнашачак, дип әйткән. Сораштыруда катнашучыларның сүзләренчә, быел чыгарылыш сыйныф укучыларының планнарына пандемия, дистанцион уку сәбәпле, белем бирү сыйфаты төшү, ата-аналарның репетитор ялларга мөмкинлеге булмау һәм коронавирус чикләүләре аркасында көндезге әзерлек курслары булмавы йогынты ясаган.