Новокузнецк шәһәрендә «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәрендә «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Күргәзмә ачылышына килүчеләр Татарстан турында фильм карады, татар халкының милли ризыгы чәкчәктән һәм кондитер эшләнмәләреннән авыз итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада «Нур» җыр һәм бию ансамбле һәм Новокузнецк шәһәре татарлары Милли-мәдәни мохтәрияте иҗади номерлар белән чыгыш ясады. Экспозициягә 300гә якын экспонат кертелгән. Бу XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы этнографик материалын үз эченә алган татар мәдәнияте энциклопедиясе. Биредә кием-салым, көнкүреш әйберләре, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре, музей-тыюлыкның халыкара этно-арт-проектларында катнашучыларның сәнгать эшләре тәкъдим ителгән.