Башкортстан мәктәпләрен хәләл ризык белән тәэмин итәргә җыеналар
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Башкортстан төбәк башкарма комитетында мәктәптә туклануны оештыру буенча түгәрәк өстәл булды. Анда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие мәктәпләрдә балаларне хәләл ризык белән тәэмин итү программасын тәкъдим итте.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» индустрияне үстерү үзәге җитәкчесе сүзләренчә, продукция белән тәэмин итүчеләр хәләл шартларын үтәгән очракта, алар бушлай сертификат бирергә әзер. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Болай эшләү төшке ашның бәясен күтәрмичә генә хәләл ризыкка күчү мөмкинлеге бирәчәк.
«Бердәм Россия» партиясенең Башкортстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
«Без кайбер мәктәп ашханәләрендә сынау режимында хәләл ризык белән тәэмин итүне кертергә әзер. Без муниципалитетлардан тәкъдимнәр көтәбез», — диде ул.
Комиссия балаларны хәләл ризык белән тәэмин итүнең мөһим булуын әйтте һәм түгәрәк өстәлдә катнашучылар тәкъдимнәрен эшкәртүгә алды.
«Тиздән республика мәктәпләрендә укучылар хәләл ризык белән тәэмин ителүгә өметләнәбез», диелгән хәбәрдә.