Татарстан халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 20 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать алтыда эшли башлый.
Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар, диелә ведомство хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез, язгы ярминкәләр 13 мартта эшли башлады һәм 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төрле мәйданчыкларда продукциянең ассортименты төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелгән.
Ярминкәләр, гадәттәгечә, түбәндәге адреслар буенча уза:
Авиатөзелеш районы: Ленинград ур., 27 («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;
Вахитов районы: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында;
Киров районы: Кызыл Кокшай ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур., 20;
Яңа Савин районы: Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта); Лаврентьев ур., 10(чатыр корылган мәйданчык);
Идел буе районы: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур., 72 (чатыр корылган мәйданчык);
Совет районы: Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дәрвиш» базары территориясендәге мәйданчык);
Мәскәү районы: Ш. Усманов ур., 1 (Энергетиклар һәм Ш. Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);
Яшел Үзән районы: Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә: («Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);
Юдино бистәсендә (Революция ур., 12);
Чаллыда: Г.Тукай ур., 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр., (Ипподром территориясендәге мәйданчык);
Түбән Камада: Вокзал ур., 2(«Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур., 1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).
Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга, диелә хәбәрдә.