«Ак Барс» хоккейчылары Уфа командасын овертаймда җиңде
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Уфа шәһәренең «Салават Юлаев» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Бу командалар өчен плей-офф этабының икенче турының икенче уены булды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү. Әлеге матч сакчы Микаэль Викстранд өчен «Ак Барс»та йөзенчесе булды, ә һөҗүмче Найджел Доус Континенталь хоккей лигасында 600 уен үткәрде. Артём Лукоянов «Ак Барс» өчен плей-оффта үткәргән уеннар саны 105 булды. «Ак Барс»ның социаль челтәрләрендә бирелгән мәгълүматлар буенча, бу — команда өчен яңа рекорд. Беренче период. Уналтынчы минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Пётр Хохряков исәпне ачты (0:1). Икенче период. Унынчы минутта Найджел Доус исәпне тигезләштерде (1:!). Өченче периодта голлар булмады. Овертаймның өченче минутында алканы «Ак Барс» хоккейчысы Станислав Галиев кертте һәм командасына җиңү китерде (2:1). Командалар составы: «Ак Барс»
Билалов (Рейдеборн);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
Песонен — Кормье — Петров, Журавлёв — Юдин;
Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Лямкин.
«Салават Юлаев»
Метсола (Тарасов);
Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
Плэтт — Кадейкин — Жарков, Науменков — Коледов;
Кугрышев — Хохряков — Әмиров, Алексеев — Бирюков;
Солодухин — Картаев — Башкиров (Пименов), Лисовец.
«Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясенең киләсе уены Уфада 21 март көнне үтәчәк. Уен 14:30 сәгатьтә башлана.