Казанда елга өстендә бозда йоклап киткән исерек балыкчыны коткарганнар
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда исерек балыкчыны коткарганнар. Ул елгада боз өстендә йоклап киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казансу елгасының «Ривьера» һәм Кремль яр буе арасындагы бозда ир-ат ятуы турында хәбәр килгән. Шаһитлар сүзләренчә, балыкчы йоклап киткән, аны уятып һәм яр буена алып чыгып булмаган. Чакыру буенча килгән 2нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре ярдан 150 метр ераклыкта 56 яшьлек исерек ир-атны тапкан. Коткаручылар аны ярга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.