Мөфти Равил Гайнетдин Ставрополь крае мөфтиен юбилее белән котлады
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәд хаҗи Рәхимовны 65 яшьлек юбилее белән котлады.
«Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, рухи һәм физик көч, өммәт ягыннан ышаныч һәм ярдәм, эшчәнлегегездә уңышлар, шулай ук бәхет һәм муллык телим», - диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында бирелгән хәбәрдә.