Киләсе атнада Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак. Бу ТР Гидрометеоүзәгенең алдан фаразлавыннан күренгәнчә. Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы төнлә нульдән 10 градуска кадәр, көндез +2дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 20 һәм 21 мартта, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, бераз кар явачак. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура төнлә -4тән -11 градуска кадәр булачак. Көндез +1... -4 градуска кадәр җылыначак. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 22 һәм 23 мартта, Татарстан территориясендә яңадан кар явачак. Һава температурасы 22се көнне 0... +3 градуска кадәр,23е көнне 0... +5 градуска кадәр җылыначак.