Түбән Камада иң үрнәк гаиләне ачыклаячаклар
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Түбән Кама ЗАГС идарәсе шәһәрнең 55 еллыгына һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» бәйгесен игълан итә. «Конкурста Түбән Кама муниципаль районы территориясендә яшәүче, бергә яшәүләренә 30 елдан артык булган, шулай ук хезмәт эшчәнлегендә, балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында уңышларга ирешкән гаиләләр катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм иҗтимагый бүләкләре булуы хуплана», — диелә нигезләмәдә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Катнашу өчен, 26 мартка кадәр zagsnk@mail.ru электрон почтасы аша гаилә әгъзалары, казанышлар, бүләкләр турында мәгълүматлар күрсәтелгән анкета, гаилә фотографиясе, гаилә турында өстәмә мәгълүмат булган, ирекле рәвештә язылган характеристика җибәрергә кирәк. Конкурста җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнә. Иң күп балл җыйган гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алуга тәкъдим ителәчәк. Беренче урын алган гаилә Рөстәм Миңнехановның республика гаилә парларын кабул итү тантанасында катнашачак.