Татарстанда +1 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә көннәр җылытачак. Көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәреләчәк. «Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Вакыты белән бераз кар яварга мөмкин», — диделәр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге синоптиклары. Шулай ук 18 мартта җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән бераз буран, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -4…-9 градус, ә урыны белән -13 градус булачак. Көндез һава температурасы -4…+1 градуска кадәр күтәреләчәк.