Башкортстанда Рудольф Нуриев барельефына чәчәкләр куелды
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев барельефына чәчәкләр куелды. Традицион чара легендар биюченең тууына 83 ел тулуга багышланды. Анда театрның генераль директоры Илмар Әлмөхәммәтов, балет труппасының сәнгать җитәкчесе, Россия һәм Башкортстан халык артисты Леонора Куватова, Рудольф Нуреев исемендәге Башкорт хореография көллиятенең балет артистлары һәм тәрбияләнүчеләре катнашты. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Бүген бөек якташыбызны, искиткеч биючене хөрмәтлибез. Замана артистларының барысы да Рудольф Нуриевның техникасын һәм осталыгын кабатлый алмый. Ул уникаль шәхес. Бары тик зур хезмәт һәм үз-үзеңне корбан итү белән генә мондый нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин», — диде Леонора Куватова. Исегезгә төшерәбез, 17-19 мартта Башкортстан опера һәм балет театрында даһи биюче һәм хореограф Рудольф Нуриевның туган көненә багышланган «Нуриев көннәре» узачак. Быел бу көн аерым игътибар белән билгеләп үтелә, чөнки Уфа балет труппасына Рудольф Нуреев исеме бирелде.