Питрәч районы Шәле авылының «Заһир» мәчетендә балаларны тегәргә өйрәтәләр
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Питрәч районы Шәле авылының «Заһир» мәчетендәге балалар иҗаты үзәгендә тегү дәресләре уза.
«Тегү түгәрәгенә унга якын кыз килә. Якшәмбе көнне җыелалар. Моңа кадәр пешерү түгәрәге дә бар иде. Анысына малайлар да теләп йөрде. Җиңелчә генә ризыклар пешереп, өйләренә дә алып кайтып китәләр иде. Пешерергә үзем өйрәтә идем. Вакыт җитмәү сәбәпле, түгәрәкне әлегә оештырып булмый», — диде мәчетнең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, балаларга дөрес итеп ял итә дә белергә кирәк.
«Безнең авылда „Гайнетдин“ дип аталган мәдрәсә бар. Анда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәкертләр белән атнага бер тапкыр бассейнга барып кайтабыз. Яхшы итеп укыгач, дөрес итеп ял итә белергә дә кирәк», — диде Шәле авылының «Заһир» мәчете имам-хатыйбы.