Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланган
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Евгений Калашников). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланган. 1940, 1948,1962 елда туган өч хатын-кыз һәм 1941, 1954 елда туган ике ир-ат ковид корбаны булган. Үлем сәбәбен патологоанатомнар ачыклаган. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча штабта хәбәр иттеләр. 15 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ковидтан 380 үлем очрагы теркәлгән. Искәртеп үтәбез, соңгы тәүлектә Татарстанда 47 кеше коронавирус йоктырган. Республикада 103 815 кеше вакцинация ясаткан.