Үзбәкстан чит ил кешеләре өчен илгә керү таләпләрен гадиләштерде
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан илгә килүчеләрнең барысы өчен дә ковидка мәҗбүри экспресс-тест бирүне гамәлдән чыгара. Шул ук вакытта пассажирларга ковидка тестның тискәре нәтиҗәсе турында инглиз яки рус телендә язылган белешмә күрсәтергә кирәк булачак. Тест 72 сәгатьтән дә иртәрәк бирелмәгән булырга тиеш. Бу хакта Туроператорлар ассоциациясе хәбәр итә. 25 марттан сыйфат буенча шикле булмаган лабораторияләрдә бирелгән анализ нәтиҗәләре генә кабул ителәчәк. Махсус республика комиссиясе профиль ведомстволарына һәр илдә уннан да ким булмаган медицина оешмасы исемлеген төзергә йөкләгән.