Башкортстан башлыгы WorldSkills Russia чемпионатын үткәрү көнен раслады
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хабиров WorldSkills Russia чемпионатын үткәрүгә әзерлек турындагы карарны имзалады. Эшче һөнәрләр буенча чемпионат финалы Уфада 21 июльдән 25 июльгә кадәр узачак. Чарага әзерлек буенча оештыру комитетытын Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров җитәкләде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Бу безнең өчен мөһим чара, без аңа әзерләнәбез — мәйданчык сайлыйбыз. Ярышларны «Уфимский» мәйданчыгында үткәрергә уйлаган идек, анда катнашучылар һәм җанатарлар өчен дә логистика уңайсыз булуын аңладык. Шуңа күрә Уфага якынрак мәйданчык сайлыйбыз», — дигән Андрей Назаров. Дирекциягә «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар планын эшләү йөкләнгән.