Чаллыдагы иң яхшы гимназиянең беренче директоры вафат булган
(Чаллы, 15 март, «Татар-информ»). Чаллыда 14 мартта Татарстанның атказанган укытучысы, автошәһәрнең мактаулы гражданины, 76нчы гимназиягә нигез салучы һәм аның беренче директоры Алинә Титова вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу турыда гимназия администрациясе хәбәр итә. «Алинә Титова талантлы җитәкче, хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар өчен идея илһамчысы һәм абруйлы шәхес иде. Аның тырышлыгы белән гимназиянең иң яхшы традицияләренә нигез салынды. Гимназиянең педагоглар коллективы аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын һәм бу ачы югалту хәсрәтен уртаклаша», дип хәбәр ителә хәбәрдә. 76нчы гимназия республиканың иң яхшы 20 мәктәбе һәм Россиянең 500 мәктәбе исемлегенә керә.