Татарстан юлындагы һәлакәттә машина йөртүче җәрәхәтләнгән
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында внедорожник катнашындагы һәлакәттә «Лада» машинасы йөртүчесенең күз кабагы ертылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде.
Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сәгать сигез тирәсендә Балык Бистәсе-Оренбург юлында булган. Биредә «Нива» белән «Лада» машиналары бәрелешкән. Бәрелешүдән соң ике автомобильне дә юл кырыена «атып бәргән».
«Лада» йөртүчесенең күз кабагы ертылган. Хәзер зыян күрүче операция өстәлендә ята. Казанлык-бит хирургиясе бүлеге белгечләре аңа операция ясый», — диделәр Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.