Роман Вильфанд глобаль җылынудан куркырга кирәкме-юкмы икәнлеге хакында сөйләде
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вилфанд глобаль җылынудан куркудан туктарга чакырды.
Эксперт фикеренчә, бу – котылгысыз, әмма меңьеллык ахырында Төньяк ярымшарда кыш ике айга кадәр кыкарачагын көтәргә кирәкми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.
«Әгәр парник газлары бүтән булмаячак, предприятиеләр саклану чаралары уйлап табар дип фаразласак, аларның кешелек тарафыннан тупланган концентрациясе 30 елдан соң гына ике тапкыр кимиячәк. Ягъни глобаль җылыну котылгысыз», - диде Вильфанд.
Ул табигый факторларның климатка кеше эшчәнлегенә караганда кимрәк йогынты ясавын әйтте.