Васил Шәйхразыев: 1 сентябрьгә Чаллыда башкорт классы ачылачак
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 1 сентябрьгә Чаллыда башкорт классы ачылыр дип көтелә. ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев бу хакта ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең президиум утырышында әйтте. Ул Туган телләр елында Татарстанда татар, чуваш, мордва, мари телләрендә белем бирү мәктәпләренә игътибар бирелгәнен искәртте. «Без Чаллыда башкорт телен өйрәнү буенча мәктәп ябылганына игътибар иттек. Ата-аналар балаларын анда яздырмый башлаганнар», — диде. Аның сүзләренчә, Башкортстанның мәгариф министры Чаллыга килгән. «Бергәләп классны торгызыйк дип килештек, 1 сентябрьгә ачылырга тиеш. Безнең өчен бу мөһим. Шәһәр дә, Башкортстан да теләктәшлек күрсәтте. Дәреслекләр белән дә тәэмин итәбез, педагоглар әзерләүне дә үзебезгә алабыз диделәр», — диде Васил Шәйхразыев. Вице-премьер башка халыклар буенча да шушы мәсьәләләрне хәл итеп булуын билгеләп узды.