Артур Исламов һәм Эльза Заяри «Бер сулышта» дип аталган концерт тәкъдим итәчәк
(12 март, Казан, «Татар-информ»). 24 мартта, 19:00 сәгатьтә, Казанның «Сәйдәш» Мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов һәм Эльза Заяриның «Бер сулышта» дип аталган концерты булачак.
Концертта тамашачыларга билгеле җырлардан тыш, «Татар алга», «Аспирин» кебек хитлар да яңгыраячак.
Тамашачылар тере музыка атмосферасына чумачак. Эльза Заяриның нәфис һәм тылсымлы тавышын тыңлау, шулай ук Артур Исламовның бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән җанлану мөмкинлеге булачак.