Әгъзам Гобәйдуллин үзара салым җыюны активлаштырырга өндәде
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үзара салым җыюны активлаштырырга өндәде. Ул мартта беренче квартал өчен үзара салым акчасын җыю төгәлләнүен әйтте. «1 апрельгә кадәр җыеп бетерәбез дә, аннары Икътисад министрлыгы аша акча ала башлыйбыз», — диде. «Финанс министрлыгы белешмәсе буенча, былтыргыга караганда, без калышабыз. Былтыр 260 млн сум җыелган. Әле вакыт бар. Район башлыкларына, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», — диде Әгъзам Гобәйдуллин. Ул халыктан җыелган 1 сумга дәүләт өстәмә 4 сум бирүен искәртте.