Мәскәүгә оча торган самолет пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казанга төшкән
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кичке сәгать җиденче яртыда Казан аэропортына Бөгелмә — Мәскәү рейсы самолеты мәҗбүри рәвештә төшеп утырган. Сәбәбе – самолетта очканда бер пассажирның хәле начарланып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды. Казанда мәҗбүри төшеп утырган самолет пассажирының Мәскәүдә яшәүче 48 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган. «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин агентлыкка пассажирларны Казанның бер хастаханәсенә озатканнарын әйтте.