Эпидемиолог: Коронавирустан вакцинация вакытында алкогольдән тыелып тору кирәк
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов коронавирустан вакцинация вакытында алкогольдән тыелып тору кирәклеген әйтте.
«Вакцинация вакытында алкогольне күп куллану антитәнчекләр бүленеп чыгуга тәэсир итә. Алкогольгә карамастан, антитәнчекләр барыбер формалашачак, тик исерткечне күп куллансаң, аларның бүленеп чыгуына энергия күбрәк сарыф ителәчәк», — диде Дмитрий Лопушов Инстаграмдагы аккаунтта тулы эфир барышында.
Белгеч сүзләренчә, иң яхшысы вакцинациягә кадәр өч көн алдан һәм прививкадан соң өч көн алкогольдән гомумән тыелып тору мөһим.
«Организмны инфекциядән саклау өчен антитәнчекләр җитәрлек күләмдә булмавы ихтимал», — дип белдерде баш эпидемиолог.