Чаллыда 14 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан
(Чаллы, 10 март, «Татар-информ», Эльвира Мәхәммәтдинова). Чаллыда 14 068 кеше коронавирустан вакцинация узган. Бу хакта «Татар-информ”га шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр. Вакцинация узучыларның 7699ы прививканың икенче этабын ясаткан. Поликлиникаларда чират юк, прививка ясатучыларны теләк белдергәч тә чакыртып алалар. Сәнәгать предприятиеләре арасында КАМАЗ зур активлык күрсәтә. Заводта эшләүче 2 292 хезмәткәргә прививканың беренче компонентын ясаганнар. 1 367 кешегә «Спутник V» препаратының икенче этабы ясалган. Компаниянең төп җитештерү мәйданчыкларыннан тыш, бүлендек һәм уртак предприятиеләрендә дә вакцинация үткәрелә. Аерым алаганда, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «ПЖДТ-Сервис», Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге һәм «КАМАЗ-Автоспорт» хезмәткәрләре дә вакцинаның икенче компонентын алды. Сәүдә пунктлары базасында прививка ясату пунктлары ачылышына әзерлек бара. Агентлык мәгълүматлары буенча, «Торговый квартал» күмәк вакцинация пункты урнаштыру инициативасы белән чыккан.