Россиядә мутацияләнгән коронавирус таралу куркынычы юк
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиядә яңа, мутацияләнгән коронавирус таралу куркынычы юк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, коронавирусның үзгәрүчән булуы белән бәйле куркыныч бар.
«Бүгенге көндә Россиядә яңа, үзгәргән вирусның киң таралуы көтелми», — диде Анна Попова Дәүләт Думасы комитеты утырышында.