Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән. 1946, 1950, 1956 елда туган хатын-кызлар һәм 1957 елда туган ир-ат Covid-19 корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Бүгенгә республикада ковидтан 371 үлем очрагы теркәлгән.