Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары Ассамблеясе башлыгын Татарстанга чакырды
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары ассамблеясы башлыгы Светлана Смирнованы Татарстанга чакырды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Смирнованы Татарстанга чакырды һәм республикада халыклар бердәмлеген саклау, милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча эшнең ничек баруы белән җентекләп танышырга чакырды», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Парламент башлыгы Мәскәүдә Россия халыклары ассамблеясы Советы рәисе Светлана Смирнова белән очрашты, анда милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.