Татарстанда ковидтан соң кан әйләнеше системасы авыруларыннан 7 мең кеше үлгән
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус белән авырганнан соң кан әйләнеше системасы авыруларыннан 7 мең кеше үлгән. Covid-19 — йөрәк-кан тамырлары патологияләре куркынычы тудыручы яңа фактор, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары һәм инфекция йоктырган пациентлар өчен дә тискәре йогынты ясый. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең еллык йомгаклау коллегиясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким сөйләде. «2020 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 7 меңнән артык кеше коронавирус инфекциясен кичергәннән соң өч ай дәвамында кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлгән», — диде спикер. Зөлфия Ким сүзләренчә, коронавиурс белән авырганнан соң стационардан чыккан пациентларны күзәтү бик мөһим. Гомумән, республика башкаласында кан әйләнеше системасы һәм йөрәк ишемия авыруларыннан үлүчеләр саны арткан. Республиканың башка зур шәһәрләре белән чагыштырганда, Казанда эшкә яраклы кешеләр арасында үлем очраклары түбән. «Узган ел өйдә үлү очраклары 17 процентка, эшкә яраклылар арасында үлүчеләр 20 процентка арткан», — диде спикер. Зөлфия Ким сүзләренчә, поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә йөрәк һәм кан тамырларын яхшылап дәвалау, авыруны кисәтү казанлыларның гомерен саклап калачак.