Татарстанда 367 коронавирус корбаны теркәлгән
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән. 9 мартка республикада ковидтан барлыгы 367 үлем очрагы расланган.
Республиканы оператив штабы мәгълүматлары буенча, 1938 һәм 1980 елларда туган ир-атлар һәм 1945 елда туган хатын-кыз ковид корбаны булган.
Патологоанатомнар вирусны идентификацияләгән.
Бүген Казан Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, пандемия вакытында Татарстан башкаласында коронавирустан көмәнле биш хатын-кыз үлгән.