«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының икенче раундына узды
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта 4:1 исәбе белән «Торпедо» командасын җиңде һәм плей-офф этабының икенче раундына үтте. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйнады, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. «Ак Барс» — «Торпедо» каршылыгында Казан командасы бер уенда да җиңелмәде, серия исәбе - 4:0. «Ак Барс»ның киләсе раундтагы көндәше әлегә билгеле түгел. Беренче периодта голлар булмады. Икенче периодның беренче минутында «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан исәпне ачты (0:1). Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус «Торпедо» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Сигезенче мтнутта, Казан командасы азчылыкта калганда, Иван Чехович исәпне 1:2 итте. Унберенче минутта Виктор Тихонов гол кертте (1:3). Өченче период. Унсигезенче минутта Станислав Галиев «Ак Барс» өчен дүртенче алканы кертте (1:4). Командалар составы: «Торпедо»
Кочетков (Тихомиров);
Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайдмэн;
Шенфельд — Клус — Терри, Остин — Орлов;
Варнаков — Дер-Аргучинцев — Гончарук, Марин — Мишарин;
Ураков — Белевич — Веряев, Дробин.
«Ак Барс»
Билалов (Голубев);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
Песонен — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Журавлёв.