Актаныш технология техникумы һәм Чаллы институты хезмәттәшлек турында килешү имзалады
(Актаныш, 9 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Тимерова). Актаныш технология техникумы КФУның Чаллы институты белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады Килешү, тантаналы шартларда, Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров Актанышка эшлекле сәфәр белән килгәч төзелде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Әлеге килешү Актаныш техникумының югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек итүе барышындагы бишенче се булды. Актаныш техникумы студентлары хәзер КФУның Чаллы институтында инженерия юнәлешендә дистанцион рәвештә укый ала. Актаныш район Советының киңәшмәләр залында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район мәктәпләре директорлары катнашында КФУның Чаллы институты ректоры Мәхмүт Ганиев һәм Актаныш технологик техникумы директоры Ландыш Шәмсунова үзара хезмәттәшлек килешүенә имза куйды.