Татарстанда «Лада» һәм «БМВ» катнашындагы авариядә 1 шофер һәм 2 пассажир зыян күргән
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда «Лада» һәм «БМВ» катнашындагы авариядә бер шофер һәм ике пассажир зыян күргән. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бүген республиканың Питрәч районында Обухово – Арышһазда трассасында 14нче модельле «Лада» һәм «БМВ X5» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Россия машинасы тулысынча изелгән. Чит ил автомобиленең исә фарасы һәм алгы бамперы ватылган. Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәтендә «Лада»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган, аларны якындагы хастаханәгә озатканнар. «БМВ» автомобилен идарә итүче кыз зыян күрмәгән.