Казан полицейскийлары хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казан полицейскийлары хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан социаль челтәрләрдә видео урнаштырган. Роликтан күренгәнчә, полицейскийлар, шулай ук юл-патруль хезмәте инспекторлары Казан урамнарында хатын-кызлар янына килеп, аларны бәйрәм белән тәбрик итә һәм чәчәкләр тапшыра.
«Татар-информ» агентлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләренең хатын-кызларны 8 Март белән котлавы хакында хәбәр иткән иде. Автоинспекторлар, хатын-кызлар идарә иткән машиналарны туктатып, гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм бүләкләр тапшырды.
Моннан тыш, Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары да, социаль челтәрләрдә ролик урнаштырып, котлауларга кушылды. Әлеге роликта алар, сүзләрен бераз үзгәртеп, «Необыкновенная» дигән җырны хор белән башкара.