«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» бәйгесендә Түбән Каманы 7 хатын-кыз, 1 ир-ат тәкъдим итә
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Түбән Камада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концертында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының район этабына йомгак ясалды. Җиңүчеләр «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашачак. «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы, «Түбән Кама хатын-кызлары» җирле бүлеге җитәкчесе Эльвира Долотказина һәм шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Сезне чын күңелдән Халыкара хатын — кызлар көне белән котлыйм. Бу — язның беренче бәйрәме генә түгел, бу — сезнең һәрберегезгә хөрмәт билгесе. Сезгә нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм шатлыклар телим. Балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның уңышларына сөенегез», — дип мөрәҗәгать итте Марина Камелина. Быел җиңүчеләр сигез номинациядә билгеләнде. Әйтик, «Хатын —кыз — бизнес-леди» категориясендә Айгөл Хәйброва һәм Лиля Мостафина (кондитер «АйЛи») иң яхшылар дип табылды. «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ аппаратчысы Наилә Әхмәтшина җиңде. «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә бүләкне «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Гүзәл Хәбетдинова алды. «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» категориясендә Валентина Вилкова җиңде. «Хатын- кыз — ана» номинациясендә Сухрау авыл җирлегендә яшәүче Марзия Галиәхмәтова иң яхшысы булды. «Хатын- кыз — галим» номинациясендә «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ тикшеренү лабораториясе җитәкчесе Диләрә Фазилова иң яхшысы дип табылды. «Өченче буын герое» — Түбән Кама рус җәмгыятенең җаваплы сәркатибе Рәисә Павелкина. «Ир-ат — лидер» — Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин.