Актанышта «Созвездие-Йолдызлык-2021» фестиваленең зона туры төгәлләнде
(Актаныш, 8 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Шушы көннәрдә Актаныш районы мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2021» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры төгәлләнде.
Биредә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка» композитор номинациясе, «Иң яхшы җыр тексты» шигъри номинациясе, «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә көч сынашты.
Аларның чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде.