Апас юлында авариядә пассажирлар һәм йөртүче машина эчендә кысылып калган
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда машина йөртүче һәм пассажирлар йөк машинасы белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобильдән чыга алмыйча, кысылып калган.
«Татар-информ»га авариянең шаһитлары сөйләвенчә, бүген Апас районы трассасында, Апас-Каратун юллары чаты тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Шевроле» автомобиле зур йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешүдән соң, җиңел машина кузовына җитди зыян килә, ә йөк машинасы ян ягына ауган.
Шаһитлар сүзләренчә, авариядә өч кеше зыян күргән. Җиңел машинаның шоферы һәм пассажирлары бәрелештән соң салонда кысылып калган.