Азнакайда «Татар кызы, татар егете – 2021» бәйгесе булды
(Азнакай, 7 март, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Азнакайның Мәдәни үзәк коллективы, гимназия белән берлектә «Татар кызы, татар егете — 2021» бәйгесен уздырды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Бәйге татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынга рухи мирасны тапшыру максатыннан үткәрелде. Конкурс барышында балалар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, иҗади номерлар һәм милли костюмнар күрсәттеләр. Катнашучыларга бәя биргәндә аларның татар телен һәм мәдәниятебезне ни дәрәҗәдә белүләре, иҗади чыгышлары бәяләнде. Балаларга бигрәк тә «Дөнья халыкларының милли киемнәре» дигән этап ошады, анда алар кәгазьдән киселгән кием-салым шаблоннарын милли бизәкләр белән бизәделәр.