Үзбәкстанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Сөмбел» фильмына кызларны бушлай кертәләр
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан кинотеатрларында 7 һәм 8 март көннәрендә Татарстан–Үзбәкстан проекты буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы күрсәтелә. Бәйрәм уңаеннан, хатын-кызларны кинога бушлай кертәләр. «Үзбәккино» милли агентлыгы хәбәр итүенчә, кино карарга хатын-кызларны бушлай кертәләр. Кинотеатрлар исемлеге @uzbekkino_official телеграмм каналында күрсәтелгән, диелә «ТатарКино» оешмасының инстаграмдагы сәхифәсендә. Фильм Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Картинаның сюжеты буенча, Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның балалары туа. Әмма Булат хисләренә тугры кала алмый. Хыянәтне гафу итә алмыйча, Сөмбел кечкенә улы белән Бохарага туганнары янына китә.